news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коткаручылар Миңнехановтан Татарстан Президенты сайлауларында катнашуны сорады

Татарстан Хөкүмәте Йортында янгын сүндерү-коткару спорты буенча Татарстан җыелма командасын хөрмәтләделәр.

Коткаручылар Миңнехановтан Татарстан Президенты сайлауларында катнашуны сорады
tatarstan.ru

(Казан, 19 март, «Татар-информ»). Янгын сүндерү-коткару спорты буенча ТР җыелма командасы әгъзалары Рөстәм Миңнехановтан 2020 елның көзендә республикада узачак Татарстан Президентын сайлауда үз кандидатурасын тәкъдим итүен сорады. Үтенечне Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 35нче махсус идарәсенең хәрби һәм физик әзерлек буенча инспекторы Игорь Сысоев җиткерде.

«Команда Татарстан Республикасы Президенты вазифасындагы эшегезне югары бәяли, рәхмәтен белдерә. Татарстанда сәяси һәм икътисади вазгыять һәм республиканың чәчәк атуы, минемчә, барысы да килешер, бу-Татарстан җитәкчелегенең казанышы. Алда торган сайлауларда сезне кандидат буларак күрергә телибез», — диде Сысоев.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов янгын сүндерү-коткару спорты буенча республика җыелма командасын котлауда катнашты. Татарстан коткаручылары шулай ук 2018 елда чемпион һәм 2019 елда көмеш призерлар булды.

ТР Президенты искәрткәнчә, җиңүләр - барлык коллектив һәм тренерларның планлы, максатчан эше нәтиҗәсе.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100