news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов губернаторларның бөтенроссия рейтингы өчлегенә керде

Рейтингны «Давыдов.Индекс» эксперт челтәре аналитиклары әзерләгән.

Рөстәм Миңнеханов губернаторларның бөтенроссия рейтингы өчлегенә керде
tatatrstan.ru

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов февраль аенда төбәк җитәкчеләренең «Хакимият индексы» гомумроссия рейтингы лидерлары өчлегенә керде. Рейтингны «Давыдов.Индекс» эксперт челтәре белгечләре төзегән.

Политологлар исәпләве буенча, ТР Президенты 620 млн административ берәмлек күрсәткече белән өченче урынны алган. Аны Мәскәү мэры Сергей Собянин узып китә, ул 905 млн административ берәмлек белән беренче урында урнашкан һәм Чечняның башлыгы Рамзан Кадыйров 650 млн берәмлек белән икенче урынга чыккан.

Шул ук вакытта эчке сәясәтнең төбәк кураторлары арасында ил буенча өченче урынны ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары — эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе Александр Терентьев 5,3 млн административ берәмлек белән алды.

Белгечләр «затның һөнәри абруе, аның аппарат-лоббист потенциалы, кураторлык итә торган өлкәнең әһәмияте, яше, зур казанышлар һәм уңышсызлыклар» кебек критерийларны исәпкә алган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100