news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Әгерҗе районында Бөек Ватан сугышы ветераннарына медальләр тапшырды

ТР Президенты районның барлык халкына Татарстанның социаль-икътисади үсешенә өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Рөстәм Миңнеханов Әгерҗе районында Бөек Ватан сугышы ветераннарына медальләр тапшырды
tatarstan.ru

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Әгерҗе районында ике ветеранга «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел» медальләрен тапшырды. Республика җитәкчесе район Советының киңәйтелгән утырышында катнашты. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Медальләр белән Нурый Мистахов һәм Мөнәвәрә Яхина бүләкләнде. Рөстәм Миңнеханов шулай ук районның барлык халкына җәмәгать тормышында актив катнашканнары һәм Татарстанның социаль-икътисади үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде.

Моннан тыш, утырышта ТР Президенты быел Әгерҗе районының Варклед-Бодья авылында 22нче «Гырон Быдтон» удмурт милли бәйрәме узачагын искәртте. Ул район җитәкчелегенә әлеге чараны югары дәрәҗәдә уздырырга кушты.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100