news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары белән илкүләм проектлар турында сөйләште

Россиядә Илкүләм проектлар 2019 елдан башлап РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә ашырыла.

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Александр Бабаков белән очрашты.

Очрашу Татарстан Хөкүмәте Йортында узды. Татарстан Президенты һәм «Гадел Россия — Хакыйкать өчен» партиясеннән парламентның түбән палатасы спикеры урынбасары, аерым алганда, төбәк дәрәҗәсендә закон чыгару эшчәнлеге проблемалары турында фикер алышты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Моннан тыш, алар «Федерация субъектлары өчен мөһим социаль әһәмияткә ия темалар», илкүләм проектларны гамәлгә ашыру барышы һәм башка мәсьәләләрне дә кузгатты.

Россиядә Илкүләм проектлар 2019 елдан башлап РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә ашырыла. 2020 елда коронавирус пандемиясе башлангач һәм ул тудырган икътисади кризистан соң, аларның максатына төзәтмә кертелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100