Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Россия лидерлары» Миңнехановка Татарстанны үстерүгә кагылышлы идеяләрен тәкъдим итте
ТР Президенты Бөтенроссия идарәчеләр бәйгесе җиңүчеләре белән остаз сыйфатында очрашты.
(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). «Россия лидерлары» идарәчеләр бәйгесе җиңүчеләре - «Джи-Ди-Си Сервисез» (ГК ICL) җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең бүлек җитәкчесе Тимур Кайданный һәм ВТБ Банкының корпоратив клиентлар белән эшләү буенча идарәче директоры Ирек Садыйков Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка республиканы үстерүгә кагылышлы үз идеяләрен тәкъдим итте.
Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тимур Кайданный ИТ-индустриядә үзләре тарафыннан гамәлгә ашырыла торган проектлар, шулай ук Иннополис Университеты базасында өстәмә һөнәри белем бирү системасын үстерүгә бәйле планнары хакында сөйләде.
Ирек Садыйков, үз чиратында, Татарстанда кече һәм урта эшкуарлыкка инвестицияләр җәлеп итү өчен электрон платформа булдыру проектын тәкъдим итте.
Рөстәм Миңнеханов Бөтенроссия идарәчеләр бәйгесе җиңүчеләре белән остаз сыйфатында очрашты. Әңгәмә ТР Хөкүмәте йортында узды.
Кайданный һәм Садыйков республика Президенты белән һөнәри яктан камилләшүгә бәйле планнары хакында фикер алышты. Моннан тыш, алар ТР Президентының кадрлар резервында катнашучылар өчен оештырылган курслардан алган хис-кичерешләре белән уртаклашты. «Россия лидерлары» бәйгесенең Татарстанны тәкъдим итүче барлык суперфиналистлары да әлеге кадрлар резервына кертелгән. Алар идарә итү күнекмәләрен үстерү өчен махсус курслар уза.
«Татар-информ» агентлыгы биш татарстанлының «Россия лидерлары» бәйгесендә җиңүе хакында хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз