news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов «Волга-Днепр» җитәкчелеге белән хезмәттәшлек хакында фикер алышты

Очрашуда «Казан» Халыкара аэропорты базасында транспорт узелы булдыруга бәйле проектны тикшерделәр.

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Волга-Днепр» Компанияләр төркеме президенты Алексей Исайкин белән онлайн-очрашу үткәрде.

Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яклар Татарстан һәм «Волга-Днепр» Компанияләр төркеме арасындагы хезмәттәшлекне алга таба үстерү буенча адымнар билгеләде. «Аерым алганда, очрашуда катнашучылар „Казан“ Халыкара аэропорты базасында транспорт узелы булдыруга бәйле проект хакында фикер алышты», - диелә хәбәрдә.

«Волга-Днепр» Компанияләр төркеме инде 30 ел дәвамында халыкара базарда Россия йөк ташу гражданнар авиациясен тәкъдим итә. Төркем составына Россиянең әйдәп баручы йөк ташу авиакомпанияләре керә, компания шулай ук йөк ташу белән бәйле чартер рейслары да ясый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100