Төзү барышында объектларның кыйммәтләнә баруы, норматив актларның еш кына бер-берсенә каршы килүе эшкә аяк чала - бу мәсьәләдә бердәм тәртип урнаштыру мөһим – Р.Миңнеханов

Биналар, корылмаларның куркынычсызлык нигезләре буларак төзелештә техник җайга салу системаларын камилләштерү буенча киңәшмәдә ТР Президенты сүз алды

(Казан, 18 декабрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген ТР Министрлар Кабинетында уздырылган “Биналар һәм корылмаларның тормыш циклы этапларында куркынычсызлык нигезләре буларак төзелештә техник җайга салу системаларын камилләштерү” темасына илкүләм киңәшмәдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады. Төзелеш тармагы безнең икътисадның әйдәп баручы өлеше булып тора. Татарстан төзелеш күләме буенча Идел буе федераль округында беренче, Россия Федерациясе буенча бишенче урында тора, республика төзелеш комплексында 6,5 мең төзелеш оешмасы һәм подразделениесе исәпләнә, сәнәгатьнең 400дән артык предприятиесе төзелеш материаллары җитештерә, 65 меңнән артык кеше төзелеш индустриясенә җәлеп ителгән, дип, Татарстанның төзелеш куәтен сурәтләде, Универсиадага әзерлек чорында һәм тулаем быел күпме төзелеш эшләре башкарылуын шәрехләде. Ләкин төзелеш тармагы югары һөнәри әзерлекле белгечләргә мохтаҗ, дип таный республика башлыгы.

Җыеп кына әйткәндә, киләсе елга республикада төп 24 программа гамәлдә булачак, аларның барысы да объектлап карап тикшерелде, тиешле документлар әзерләп куелды, диде. Төзү барышында объектларның кыйммәтләнә баруы (мисалга, авылда 1 чакрым юл стандарт буенча 22 млн. сумга төшә), норматив актларның еш кына бер-берсенә каршы килүе һәм тиз үзгәреп торган норматив-техник база таләпләренә төзелеш комплексының өлгерешмәве эшкә аяк чала, шуңа күрә бу мәсьәләдә бердәм тәртип урнаштыру мөһим, дип белдерде ул. Барлык актларны килештерүне РФ Төзелеш һәм ТКХ министрлыгы үз өстенә алса кулай, дигән тәкъдим керткән ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллинһәм тагын берничә чыгыштан соң, “Биналар һәм корылмаларның тормыш циклы этапларында куркынычсызлык нигезләре буларак төзелештә техник җайга салу системаларын камилләштерү” темасына уздырылган киңәшмәдәгеләр түбәндәге карарга килде, аннары ул тәкъдимнәр белән тулыландырылачак, дип, РФ төзелеш һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Леонид Ставицкий аларны игълан итте.

Аерым алганда, РФ Төзелеш һәм ТКХ министрлыгы положениесенә үзгәреш кертүне һәм аны проектлауда һәм төзелештә кулланыла торган закон чыгару, норматив һәм норматив-техник документлар исемлеген бердәм һәм тулы формалаштырганда координацияләүче роль итеп күрүне сорап РФ Хөкүмәтенә мөрәҗәгать итәргә; капиталь төзелеш объектларына карата мәҗбүри таләпләр билгели һәм шушы тармакларда лицензияли, күзәтчелек итә торган башкарма хакимиятнең федераль органнарына тиешле документлар кабул ителгәнче төзелеш вакытында килештерүне җайлауда регламентлар кабул итүне тәкъдим итәргә; төзүчеләр, проектлаучылар илкүләм берләшмәсенә башкарма хакимиятнең федераль һәм региональ органнары белән төзелешнең норматив базасына анализ ясарга һәм ул эштә нормалар һәм кагыйдәләрдә тармакара низагларны табып бетерүне йөкләргә; РФ Хөкүмәтенә биналар һәм корылмаларны капиталь төзү һәм эксплуатацияләүдә норматив-хокукый базаны үзгәртеп (төзегән вакытта кулланыла торган таләпләр үзгәреше тәртибен тәгаенләп ) кабул итү буенча мөрәҗәгать итәргә; күзәтчелек органнарына контрольлек итү параметрларын бәяләү нормалары һәм кагыйдәләрен карап әзерләгәндә конструктив һәм башка инженерлык чишелешләр, технологияләр һәм материаллар нисбәтендә турыдан-туры хәл итүдән тыелуны тәкъдим итәргә һ.б. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бу мәсьәләләрдә эшче төркем формалаштырырга, аңа экспертлар җәлеп итәргә, чит илләр тәрҗибәсен өйрәнергә, аннары тәкъдимнәрне туплап Россиянең Төзелеш министрлыгына, Хөкүмәтенә кертергә кирәк, шулай ук РФ Дәүләт Думасына да. Үз ягыбыздан без бу эштә катнашырга әзер, республика министрлыгы, экспертлар... Бу комплекслы эшне башкару зарур, бу бик җитди эш булачак, дип белдерде ТР Президенты.