news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Ерак Көнчыгышта яшәүчеләргә өченче бала өчен миллион сум түләргә тәкъдим итте

Ул хөкүмәткә 1 ноябрьгә кадәр әлеге бер тапкыр бирелә торган социаль түләү мәсьәләсен карарга кушты.

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). Владимир Путин Ерак Көнчыгыш федераль округында яшәүче гаиләләргә өченче яки аннан соң тугын бала өчен бер миллион сум акча түләргә тәкъдим итте, дип хәбәр ителә Кремль сайтында.

Ул хөкүмәткә 1 ноябрьгә кадәр әлеге бер тапкыр бирелә торган социаль түләү мәсьәләсен карарга кушты.

Акчаны Ерак Көнчыгыш федераль округында ЗАГС органнарында бала тууны теркәгән гаиләләр ала алачак. Акчаны регионда торак сатып алуга яки аны төзүгә киткән чыгымнарны түләүгә юнәлдерергә мөмкин була. Җаваплы итеп бу мәсьәләдә премьер-министр Михаил Мишустинны билгеләделәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot