Яшел Үзән районында Х5 Retail Group бүлеп бирү үзәге ачылачак

Рөстәм Миңнеханов Х5 Retail Group вице-президенты белән Татарстанда сәүдә челтәрләрен үстерү планнары турында сөйләште.
(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»).  Быел ноябрьдә X5 Retail Group оешмасы Татарстан Республикасы Яшел Үзән районының Яңа Тура бистәсендә товарларны бүлеп бирү үзәген ачарга планлаштыра. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Х5 Retail Group компаниясенең беренче вице-президенты Олег Сысуевны кабул итте. Алар Татарстанда сәүдә челтәре проектларын гамәлгә ашыру турында фикер алышты.«Татарстанда киләчәктә үзара файдалы хезмәттәшлек итү һәм Х5 Retail Group челтәрен үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар», – диделәр матбугат хезмәтендә.X5 Retail Group компаниясе Татарстанда «Пятерочка», «Перекресток», «Перекресток Экспресс» һәм «Карусель» брендлы кибетләр белән идарә итә. X5 Retail Group сәүдә челтәрләре республикада 700гә якын сәүдә ноктасын берләштерә. Компания җирле җитештерүчеләр белән актив эшли. Алардан ит, сөт, икмәк-күмәч эшләнмәләрен сатуга кабул итә.X5 Retail Group компаниясе «Татарстанда җитештерелгән» программасында катнашты. Ул киштәләрдә төбәк җитештерүчеләренең товарларын махсус күрсәткечләр белән бүлеп бирергә мөмкинлек тудыра. 2019 елның маенда Алабуга районында тагын бер бүлеп бирү үзәге төзелә башлады. Объектны файдалануга тапшыру 2020 елның маенда планлаштырыла.