ТР Әлмәт районы башлыгы сайланды

Ф.Мөхәммәтшин 2нче чакырылыш җирле үзидарә шәһәр Советы һәм 2нче чакырылыш муниципаль районы Советының беренче утырышларында катнашты

(Әлмәт, 18 октябрь, «Татар-информ», Алия Сабирова). Бүген ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 2нче чакырылыш җирле үзидарә шәһәр Советы һәм 2нче чакырылыш муниципаль районы Советының беренче утырышларында катнашты.
Утырышларда ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары Булат Зиннуров, Дәүләт Думасы депутаты Фоат Комаров, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов катнашты.
Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәт шәһәре башлыгын сайлау өчен Татарстан Президенты исеменнән һәм “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлеге сәяси совет фикерен белдереп, Әлмәт шәһәре һәм муниципаль районының элеккеге башлыгы Ришат Әбүбакиров кандидатурасын тәкъдим итте. “Соңгы вакытта Ришат Әбүбакиров җитәкчелегендә шәһәр һәм район яхшы якка үзгәрде. Биредә яшәү шартларын яхшырту өчен күп эшләр башкарыла”, - дип ассызыклады ТР Дәүләт Советы Рәисе. Сайлауларда аның кандидатурасын яклап сайлаучыларның 88,76 проценты тавыш биргән.
Әлмәт шәһәре муниципаль берәмлеге уставы буенча шәһәр башлагы яшерен тавыш бирү белән сайланды. Шулай итеп, Ришат Әбүбакиров Әлмәт башлыгы итеп сайланды. Ул гражданнар хокукларын яклау һәм сайлаучыларга биргән вәгъдәләрне чынга ашырырга сүз бирде.
Бүген утырышта Әлмәт депутатлары шәһәр башлыгы урынбасары итеп Николай Бочкаревны сайлау өчен тавыш бирде. Әлмәт муниципаль районы Советына вәкил сайладылар, ул - Александр Михайлов. Моннан тыш, Дәүләт Советы даими комиссияләр саны һәм исемнәре турында, Әлмәт шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына конкурс үткәрү турында карар кабул ителде.
Фәрит Мөхәммәтшин утырышта шәһәр Советының яңа сайланган депутатларын котлады һәм киләчәк эшләрендә уңышлар теләде.
Шәфәгать Тәхаутдинов үз чиратында яңа сайланган депутатларга квалификацияле кадрлар әзерләү, юл төзелеше, кече һәм урта бизнесны үстерү һәм башка мәсьәләләргә игътибар юнәлтергә тәкъдим итте.
Бүген ТР парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәт муниципаль районының яңа сайланган Совет утырышында да катнашты. Биредә депутатлар Ришат Әбүбакиров кандидатурасын Әлмәт башлыгы итеп раслауны яклап чыкты. Район башлыгының беренче урынбасары итеп Александр Михайлов сайланды, тагын бер урынбасары - Ирек Фәррахов.
Шулай ук яңа чакырылыш вәкиллекле органының беренче утырышын үткәрү тәртибе нигезендә муниципаль районның даими комиссияләре исемнәре, саны һәм составы турында, район башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына конкурс үткәрүгә бәйле мәсьәләләр күтәрелде.