Сергей Батин Яшел Үзән районы башлыгы итеп сайланды

Республиканың Яшел Үзән районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына конкурс игълан ителде

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). Бүген икенче чакырылыш Яшел Үзән муниципаль район Советының беренче утырышында Сергей Батин район башлыгы итеп сайланды.
Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев, республика экология һәм табигый ресурслар министры Әгъләм Садретдинов, ТР Дәүләт Советы депутатлары Илшат Ганиев, Валентин Кострин һәм Леонид Барышев катнашты.
Александр Гусев “Бердәм Россия” партиясе исеменнән һәм ТР Президенты белән килештерү нигезендә рәсми рәвештә Сергей Батин кандидатурасын район башлыгы вазифасына тәкъдим итте. ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары ассызыклап үткәнчә, Сергей Батинның республика Президенты тарафыннан тәкъдим ителүе аңа карата ышанычның зур булуы хакында сөйли. Депутатлар С.Батин кандидатурасын бертавыштан хуплады.
Александр Гусев яңа җитәкче алдына якындагы перспективага дефицитсыз бюджет кабул итү, сәнәгый җитештерү индексын, гражданнарның керемнәрен, торак төзелеше темпларын арттыру, демографик вәзгыятьне яхшырту кебек бурычлар куйды.
Элегрәк узган Яшел Үзән шәһәр Советы сессиясендә Сергей Батин шәһәр мэры итеп сайланган иде. Устав нигезендә, шәһәр һәм районның яңа җитәкчесе ант бирде.
Моннан тыш, республиканың Яшел Үзән районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына конкурс игълан ителде, дип хәбәр итә Яшел Үзән муниципаль район советының матбугат хезмәте.