Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Президенты: Россия көчле һәм куәтле булсын өчен эшләргә кирәк
Рөстәм Миңнеханов парламентарийларга ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Россия көчле һәм куәтле булсын өчен эшләргә кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 13нче утырышында әйтте.
«Хөрмәтле депутатлар, ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә – сезнең яктан шундый көчле ярдәм күрсәтелә. Шулай ук Премьер-министр һәм вице-премьерлар ягыннан да. Мин инде беренче дөрес адымны ясадык дип ышанам – без бергә уңышлы эшләячәкбез. Төрле партияләр булуга карамастан, без республикабыз, аның халкы, илебез, Россия Федерациясе көчле һәм куәтле булсын өчен эшләргә тиеш», - диде ул.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «активлык һәм бер-береңә ярдәм - республика уңышларының нигезе», дип искәртте. «Без барлык мәсьәләләрне бергә хәл итәргә тиеш», – дип тәмамлады парламент башлыгы.
ТР Дәүләт Советы утырышында депутатлар Татарстан Премьер-министры кандидатурасын раслады һәм вице-премьерларны килештерделәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз