news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Татарстан өчен көчтән килгәнен эшләрбез һәм булдырырбыз

«Республиканың алдагы биш елдагы үсеше бездән тора», — диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов: Татарстан өчен көчтән килгәнен эшләрбез һәм булдырырбыз
https://tatarstan.ru

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казанда Салих Сәйдәшев исемендәге Зур Концертлар залында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның өченче срокка үз вазифаларына керешүенә багышланган инаугурация тантанасы узды. «Татарстан өчен көчтән килгәнен эшләрбез һәм булдырырбыз», — дип белдерде ул чыгышында.

«Татарстан Президенты вазифасына керешеп, республиканың күп милләтле халкына, сайлаучыларга миңа күрсәтелгән ышаныч өчен рәхмәт әйтәм. Президент һәм муниципаль сайлауларда әйтелгән тәкъдимнәр, һичшиксез, исәпкә алыначак. Татарстанлыларның карарын кабул итеп, республика язмышы өчен республиканың һәр кешесе, киләчәк буын алдында тулы җаваплылык тойганымны аңлыйм», — диде Миңнеханов.

Ул Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинга һәм федераль Хөкүмәткә республика башлангычларына төрле яклап күрсәтелгән ярдәм өчен ихлас рәхмәтен җиткерде. «Изге теләкләре өчен чыгыш ясаучыларга һәм минем адреска котлау җибәрүчеләргә рәхмәт. Татарстан өчен көчтән килгәнен эшләрбез һәм булдырырбыз!» — дип мөрәҗәгать итте Татарстан Президенты.

«Безнең киләчәкне күзаллаулар Татарстанның 2030 елга кадәр социаль-икътисади үсеш стратегиясендә күрсәтелгән. Биш ел элек аның төп бурычларын әйткән идем. Ул — кеше капиталын үстерү. Без үзебезгә йөкләнгән бурычларны ышанычлы төстә гамәлгә ашырабыз. Илкүләм проектлар һәм республика программалары уңышлы тормышка ашып килә», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул игътибар үзәгендә «кешеләр һәм аларның омтылышлары» булганын билгеләп узды. «Без кешенең потенциалын ачу, тормыш өчен уңайлы шартлар булдыру максаты белән эшлибез. Уртача гомер озынлыгы да артты, бүген ул 75 яшьтән югары», — диде. Президент Татарстан командасы замана таләпләренә җавап биреп, заманча технологияләрне кулланып эшләвен ассызыклады.

«Без халыкның телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклап калу һәм үстерү өстендә эшлибез. Бу безнең үткән һәм киләчәк буыннар алдында изге бурычыбыз. Куәтле икътисади база, бай тарихи һәм мәдәни мирас, милләтара һәм динара татулыкның гасырлык традицияләре бар. Без үз тарихыбызга сак карыйбыз, геройларны хөрмәтлибез. Традицияләргә тугры калып, киләчәккә ышаныч белән карыйбыз», — диде Рөстәм Миңнеханов. Ул, шулай ук, чыгышында республика терәге икътисад булуын ассызыклады. Республика алдагы биш елда ничек үсеш алуы бездән тора», — диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100