news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Татарстан Премьер-министры кандидатурасы расланачак

Депутатлар Татарстан Президенты тәкъдим иткән кандидатураларны республика Дәүләт Советы комитетлары утырышларында караячак.

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Казанда алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының 13 нче утырышы узачак. Анда Татарстан Премьер-министры кандидатурасын раслау һәм аның урынбасарларын килештерү планлаштырыла.

16 сентябрьдә узган республика парламенты президиумы утырышында ике мәсьәлә — ТР Премьер-министры кандидатурасын раслау һәм республика вице-премьерларын билгеләү буенча Татарстан Президенты тәкъдимнәрен килештерү турындагы мәсьәлә генә каралды.

«Президент тәкъдим иткән барлык кандидатуралар да алдан Дәүләт Советы комитетлары утырышларында каралачак», — диде Республика Парламенты Секретаре Лилия Маврина.

Утырыш башланыр алдыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның вазифасына керешү тантанасы булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot