news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Билгесез солдат каберенә чәчәкләр салды

Россия башкаласында Татарстан Республикасы Көннәре уза.

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Билгесез солдат каберенә чәчәкләр салды

(Казан, 18 август, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышында катнашучыларның батырлыгын һәм кыюлыгын искә алды, Мәскәү Кремле янында Билгесез солдат каберенә чәчәкләр салды. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Бөек Ватан сугышы геройлары һәрвакыт батырлык һәм каһарманлык, ныклык һәм чын патриотизм чагылышы булачак. «Татарстан халкы Ватан сакчыларына сугышчан батырлыклары өчен бик рәхмәтле һәм җиңүчеләр буынының данлы эшләрен лаеклы дәвам итәргә омтыла», - диде ТР Президенты.

Билгесез солдат кабере барлык солдатларның батырлыкларын тану символы булып тора. Ул батырлыгы, шулай ук исеме билгеле булу-булмауга карамастан, үз бурычларын үтәгәндә һәлак булган солдатлар хөрмәтенә куелган. Шуңа күрә мемориалның үзәк өлешендә рельефлы язуда: «Исемең билгесез, батырлыгың үлемсез» дигән язу урнаштырылган. 

news_right_1
news_right_2
news_bot