news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Немов һәм Татарстан Президенты Мәскәүдә Кызыл мәйданда очрашты

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Татарстан көннәрендә катнаша.

Алексей Немов һәм Татарстан Президенты Мәскәүдә Кызыл мәйданда очрашты

(Казан, 18 август, «Татар-информ»). Дүрт тапкыр олимпия чемпионы Алексей Немов һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Кызыл мәйданда очрашты. Республика җитәкчесе билгеләп үткәнчә, танылган спортчы бик яхшы физик формада.

«100 еллыкка әзерләнәбез!»—дип аңлатты спортчы.

ТР Президенты һәм Алексей Немов кочаклашып күреште, шуннан соң спортчы Рөстәм Миңнехановка кирәк булганда һәрвакыт элемтәдә булуын әйтте. Элегрәк олимпия чемпионы Казанда Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясендә мастер-класслар сериясе үткәргән иде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Мәскәүдә Татарстан көннәрендә катнаша. Элегрәк ул Александровский бакчасында Билгесез солдат каберенә чәчәкләр салды, совет разведчигы Исхак Әхмәров һәм аның хатыны Хелен Лоурига каберлектә һәйкәл ачуда катнашты. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100