news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда объектларны ремонтлау буенча ике программа тулысынча тормышка ашырылган

Министр мәгълүматлары буенча, бүгенгә 26 программа гамәлдә, эшләрнең үтәлеше 40% тәшкил итә.

(Казан, 18 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда финанслау лимиты 50 млн сумга якын булган ике программа тулысынча тормышка ашырылды — Ветеринария идарәсе карамагындагы учреждениеләрне һәм Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре биналарын капиталь ремонтлау программалары. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

Министр мәгълүматлары буенча, бүгенгә 26 программа гамәлдә, үтәлешнең гомуми күләме 40% тәшкил итә. Алар арасында иң масштаблысы — белем бирү учреждениеләрен ремонтлау программасы, аны тормышка ашыру өчен республика бюджетыннан 2 млрд сум бүлеп бирелә. 213 объект ремонтланачак. Программаның гомуми үтәлеше — 47%.

Мәктәпкәчә учреждениеләрне капиталь ремонтлау буенча 49 балалар бакчасын ремонтлау планлаштырыла. 28 объект буенча эшләр 53%ка башкарылган. 6 балалар бакчасында эшләр тәмамланган, 22-сендә — подрядчылар эш итә.

Гомуми белем бирү оешмаларын капиталь ремонтлау программасына 23 мәктәп керә, шуларның 7сендә эшләр тәмамланган.

Коррекцион мәктәпләрне капиталь ремонтлау буенча чаралар 45%ка төгәлләнгән. Ике белем бирү учреждениесендә подрядчылар эшен тәмамлады. 5 мәктәптә эшләр әлегә төгәлләнмәгән.

Шул ук программа буенча 2021 елда гомуми белем бирү оешмаларында 116 функциональ зона ремонтланырга тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100