news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яңа транспорт прокуроры билгеләнде

Василий Добротин Генераль прокурорның 17 июньдәге боерыгы нигезендә билгеләнгән.

Татарстанда яңа транспорт прокуроры билгеләнде
Идел буе транспорт прокуратурасы

(Казан, 18 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда яңа транспорт прокуроры билгеләнде. Бу хакта Идел буе транспорт прокуратурасы хәбәр итә.

Василий Добротин Генераль прокурорның 17 июньдәге боерыгы нигезендә билгеләнгән.

Ул хезмәт эшчәнлеген Түбән Новгород өлкәсе Кулебаки шәһәр прокуратурасында өлкән тикшерүче булып башлый. Соңыннан Россия Тикшерү комитетының Түбән Новгород өлкәсе буенча тикшерү идарәсенең Выксун районара тикшерү бүлегендә эшли.

2010 елда Владимир өлкәсенең транспорт прокуроры урынбасары була, ә 2011 елдан ведомствоны җитәкли башлый.

Василий Добротин өйләнгән, ике баласы бар. 

news_right_1
news_right_2
news_bot