news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Рәсим Акчурин ТР Президентын “Ак Барс” командасының җиңүе белән котлады
“Мәскәүнең бөтен татар җәмгыяте үзенең яраткан командасының уенын игътибар белән күзәтте һәм бары тик җиңү көтте”, – диелә телеграммада
Скопировать ссылку
(Казан, 18 апрель, “Татар–информ”). Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев исеменә Мәскәүнең Төбәк татар милли–мәдәни мохтәрияте рәисе Рәсим Акчурин һәм Төбәк татар милли–мәдәни мохтәриятенең Татар мәдәният үзәге директоры Әнвәр Хөсәеновтан телеграмма килде. Әлеге телеграммада алар Татарстан Республикасын һәм “Ак Барс” командасы хоккейчыларын, клубның җитәкчелеге, тренерлары, техник персоналы һәм хезмәткәрләрен, барлык җанатарларны “Ак Барс” хоккей клубының Россия чемпионатында җиңүе белән котлый, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
“Мәскәүнең бөтен татар җәмгыяте үзенең яраткан командасының уенын игътибар белән күзәтте, бары тик җиңү көтте, һәм ул килде. Команда лаеклы көндәш белән кыен һәм киеренке көрәштә җиңү яулады. Без сезне яратабыз, сезнең белән горурланабыз!”, – диелә телеграммада.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot