news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Камилә Вәлиевага «Дуслык» орденын тапшырды

Очрашуда шулай ук фигуралы шуу остасының әнисе Алсу Вәлиева да катнашты.

Рөстәм Миңнеханов Камилә Вәлиевага «Дуслык» орденын тапшырды
ТР Президенты матбугат хезмәте

(Казан, 18 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фигуралы шуу буенча олимпия чемпионы, Россиянең атказанган спорт мастеры Камилә Вәлиева белән очрашты. Очрашуда шулай ук фигуралы шуу остасының әнисе Алсу Вәлиева да катнашты. 

Рөстәм Миңнеханов Камилә Вәлиеваның спорттагы уңышлары яшь спортчылар өчен үрнәк булып тора, дип билгеләп үтте. 

Татарстан Президенты спортчы кызга «Дуслык» ордены, ә Алсу Вәлиевага «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале тапшырды, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте. 

news_right_1
news_right_2
news_bot