news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Хакимиятнең барлык органнары да бизнес үсешенә ярдәм итәргә тиеш

Татарстан Президенты сүзләренчә, республика федераль үзәктән сизелерлек ярдәм ала.

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Алексей Угаров). Татарстанның иминлеге республиканың һәр предприятиесе иминлегенә бәйле, чөнки дәүләт программаларын гамәлгә ашыру җыелган салымнар күләменә бәйле.

«Гомумән алганда, безнең икътисад, безнең иминлек — ул һәр предприятиенең иминлеге. Әгәр дә сез үзегезне яхшы хис итәсез икән, хезмәт хакы һәм салым түлисез икән, бездә дә барысы да яхшы булачак», — диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы коллегиясе утырышында.

«Шуңа күрә хакимиятнең барлык органнары, федераль, субъект, муниципаль органнардан башлап, бизнесның үсеше өчен ярдәм күрсәтергә тиеш. Һәм без моны күрәбез: безнең проектларны һәм программаларны без сезнең яхшы эшегез аркасында алына торган салымнар ярдәмендә гамәлгә ашырабыз», — диде ул.

Татарстан Президенты сүзләренчә, Татарстан федераль үзәктән сизелерлек ярдәм ала, кайвакыт чыгымнарны каплау өчен акчаны авырлык белән алырга туры килә.

«Безгә федераль хезмәттәшләребез зур ярдәм күрсәтә. РФ Хөкүмәтенең 1119нчы карарын үзгәртү җиңел булмады, әмма без аңа ирештек. Биш елны унбиш елга үзгәрттеләр. Һәм гомумән кайчак шаккатасың, ни өчен түрәләргә берни дә кирәкми? Беркем дә артык бернәрсә сорамый. Без эшләп тапкан акчабызның бер өлешен эш урыннары булдыруга юнәлдерелүен сорыйбыз», — диде Татарстан Президенты.

РФ Хөкүмәтенең 1119нчы карары төбәкләргә бизнес өчен инфраструктура төзү һәм эш урыннары булдыру өчен компенсацияне күздә тота. Элегрәк ул биш еллык чор турында иде, аның өчен инфраструктура төзергә кирәк, ә аннары сәнәгать предприятиеләре. Мондый таләп күбесенчә гамәлгә ашырылмый торган иде. Татарстан ярдәмендә бу чорны 15 елга кадәр арттырдылар, һәм нәтиҗәдә төбәкләр өстәмә инструмент алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100