news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов «Татнефть»нең эшкәртүне 2 млн тоннага арттыру мөмкинлеге турында әйтте

Былтыр Татарстанда 34,5 млн тонна нефть чыгарылган һәм якынча 20 млн тонна нефть чималы эшкәртелгән.

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Алексей Угаров). Узган ел йомгаклары буенча Татарстанда 34,5 млн тонна нефть чыгарылган һәм якынча 20 млн тонна нефть чималы эшкәртелгән. Шул ук вакытта республикада эшкәртү күләмнәрен арттыру өчен резервлар кала.

«Татнефть» компаниясенең эшкәртүне үстерү өлкәсендәге эшен билгеләп үтмичә калдыра алмыйм. Эшкәртүне 2 млн тоннага арттырырга резерв бар, дип ышанам. Моннан тыш, «Таиф-НК» компаниясе комплексны модернизацияләүне төгәлләде. «Таиф-НК»ның икътисади һәм күләмле күрсәткечләре артырга һәм яхшырырга тиеш», — диде Рөстәм Миңнеханов.

2021 ел йомгаклары буенча «Татнефть» төркеменә керүче «ТАНЕКО» нефть эшкәртү комплексы 12,4 млн тонна чимал эшкәрткән, «Таиф-НК» заводы — 7,2 млн тонна, Кичуйск нефть эшкәртү заводы — 0,2 млн тонна.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100