news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты «Союзмультфильм» башлыгы белән хезмәттәшлек турында сөйләште

Былтыр Әлмәттә «Союзмультфильм» киностудиясе белән берлектә оештырылган анимация мәктәбе ачылды.

Татарстан Президенты «Союзмультфильм» башлыгы белән хезмәттәшлек турында сөйләште
https://tatarstan.ru

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Союзмультфильм» киностудиясе идарәсе рәисе Юлиана Слащева белән очрашты.

Алар Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында очрашуда уртак проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.

2020 елның сентябрендә Әлмәттә «Союзмультфильм» киностудиясе белән берлектә оештырылган анимация мәктәбе ачылды. Уку йортында балаларны мультфильмнар булдыру нигезләре һәм компьютер анимациясе мөмкинлекләре белән таныштыралар. Бу елга планнар — яңа белем бирү курсларын, шул исәптән онлайн-курсларны эшләтә башлау.

Элегрәк «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» КБАО һәм «Союзмультфильм» киностудиясе спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше турында мультипликацион сериал булдыру турында килешкәннәр иде. Яңа мультсериал геройлары — ГТО талисманнары. Барлыгы 52 серияне чыгару планлаштырыла.

Моннан тыш, 2020 елның декабрендә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының «Манеж» күргәзмәләр залында «Союзмультфильм» киностудиясе белән берлектә әзерләнгән «Чыршылар кабынганда» күргәзмәсе ачылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100