Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Министрлар Кабинеты 2021 һәм 2022 елларга «Караучы» проектын тормышка ашыруны хуплады
Проект өлкәннәр һәм инвалидларны озак вакытлы карау хезмәте күрсәтүгә юнәлдерелгән.
(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Алинә Фәйзрахманова). Татарстан Хөкүмәте 2021-2022 елларга өлкәннәр һәм инвалидларны карау буенча «Караучы» («Сиделка») проектын тормышка ашыруны хуплады. ТР Министрлар Кабинетының тиешле карарын республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
«Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» программасында озак вакытлы карау хезмәте күрсәтү инициативасы каралган.
Проектның пилот версиясе 2019 елда эшли башлады. Ул чакта пенсия яшенә җиткәннәр, шулай ук мөстәкыйль рәвештә йөрү мөмкинлеге булмаган һәм социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ дип танылган инвалидлар хезмәт күрсәтүгә исәп тота ала, дип хәбәр ителде.
Хезмәт җан башына уртача керем төбәктәге ике тапкыр яшәү минимумыннан түбәнрәк яки шуңа тигез булган кешеләр өчен түләүсез.
Коронавирус пандемиясе вакытында хезмәт күрсәтү туктатылды. Әмма 2020 елның июнендә караучылар яңадан эшли башлады.
Быелдан проект пилот статусын йөртүдән туктаячак һәм штат режимында эшли башлаячак. Өлкәннәрне һәм инвалидларны озак сроклы карау хезмәте республиканың барлык районнарында күрсәтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз