news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Татарстан буенча Тикшерү идарәсенең яңа җитәкчесе белән очрашты

Валерий Липский Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе вазифасында эшләгән.

Рөстәм Миңнеханов  Татарстан буенча Тикшерү идарәсенең яңа җитәкчесе белән очрашты
tatarstan.ru

(Казан, 18 февраль, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсенең яңа җитәкчесе Валерий Липский белән очрашты. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Указга РФ Президенты Владимир Путин быелның 6 февралендә кул куйган. Моңарчы Валерий Липский Башкортостан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе вазифасында булган.

Рөстәм Миңнеханов Валерий Липскийга яңа вазифасында уңышлар теләде, республикада законлылык һәм хокук тәртибе мәсьәләләре турында фикер алышты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды. Очрашуда Россия Федерациясе Тикшерү комитетының кадрлар идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Юрий Ковязин, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәров һәм Татарстан Республикасы Иминлек Советы Секретаре Рафаил Гыйльманов катнашты.


news_right_1
news_right_2
news_bot