news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фин экспертлары ләмле кырларны рекультивацияләү буенча үз тәкъдимнәрен җиткерде

Kaukointernational - экологик куркынычсызлык өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыру белән шөгыльләнә торган инжиниринг компаниясе. Компания калдыкларны эшкәртү, биогаз җитештерү, «чиста» энергия генерацияләү һ.б. юнәлешләрдә эшчәнлек алып бара.

Фин экспертлары ләмле кырларны рекультивацияләү буенча үз тәкъдимнәрен җиткерде
tatarstan.ru

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында Финляндиянең Kaukointernational компаниясе вәкилләре белән очрашты. Республика кунаклары очрашуда Казандагы ләмле кырларны рекультивацияләү буенча үз тәкъдимнәрен җиткерде. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Очрашуда начар исләрне нейтральләштерү, җир асты суларын пычранудан саклау, рекреация проектларын алга таба үстерү өчен тотрыклы туфрак булдыруга бәйле карарлар тәкъдим ителде», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

Рөстәм Миңнеханов Kaukointernational компаниясе вәкилләренә презентация өчен рәхмәт белдерде һәм тәкъдим ителгән вариантларның һәркайсы профиль белгечләр тарафыннан җентекләп өйрәнеләчәген әйтте.

2018 елның ноябрендә ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы, «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе һәм Kaukointernational компаниясе тарафыннан үзара аңлашу турында меморандум имзаланган иде. Әлеге документ нигезендә фин экспертлары Казандагы ләмле кырларны рекультивацияләү буенча кайбер тәкъдимнәр әзерләде.

Kaukointernational - экологик куркынычсызлык өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыру белән шөгыльләнә торган инжиниринг компаниясе. Компания калдыкларны эшкәртү, биогаз җитештерү, «чиста» энергия генерацияләү һ.б. юнәлешләрдә эшчәнлек алып бара.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100