Рөстәм Миңнеханов Африка студентын үтерү турындагы эшне аерым контрольгә алырга кушты

16 февральдә 22 сәгатьтә Гадел Кутуй урамындагы йорт янында Казан (Идел буе) Федераль университетының 24 яшьлек студент гәүдәсе табылган.

(Казан, 18 февраль, “Татар-информ”). Бүген иртән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хокук саклау органнары җитәкчеләре белән координацион киңәшмә үткәргән. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Президентына Чад Республикасыннан килгән Казан (Идел буе) Федераль университеты студентын үтерү турындагы җинаять эшен тикшерү барышы хакында хәбәр ителде.

Рөстәм Миңнеханов Чад республикасы студентын үтерү турындагы эшне аерым контрольгә алырга кушкан.

Искәртеп үтик, 16 февральдә 22 сәгатьтә Гадел Кутуй урамындагы йорт янында Казан (Идел буе) Федераль университетының 24 яшьлек студент гәүдәсе күкрәк читлегенә күпсанлы кадау-кисү яралары һәм ачык баш сөяге җәрәхәте белән табылган булган. Җинаять эшен Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсенең аеруча мөһим эшләрне тикшерү буенча беренче бүлегенә тапшыру карары кабул ителгән.