news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Президенты илкүләм максатларга ирешүнең бердәм планын эшләп бетерергә кушты

Проектны 1 февральдән соң Стратегик үсеш советына тәкъдим итәргә тиешләр.

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин ил Хөкүмәтенә 2024 елга кадәр һәм 2030 елга кадәрге план чорына Россия Федерациясе үсешенең илкүләм максатларга ирешү буенча бердәм план проектын эшләп бетерергә кушты. Йөкләмәләр исемлеге Кремль сайтында урнаштырылган.

Ил үсешенең максатчан һәм еллык күрсәткечләрен ачыклау һәм бердәм пландагы төп казанышларны билгеләү өчен 1 февральгә кадәр вакыт бирелә. Проект Стратегик үсеш  советы каравына тапшырылырга тиеш.

Шулай ук федераль Министрлар кабинетына быелның 1 апреленә кадәр, кирәк булганда, бердәм планга туры китереп илкүләм проектларга һәм дәүләт программаларына төзәтмәләр кертү йөкләнде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100