news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Актаныш районы башлыгын зиратта хач киселү очрагы өчен шелтәләде

«Республикада мондый күренешкә юл куелырга тиеш түгел! Район башлыгы бу вакыйга өчен шәхси җаваплылыкта», — диде Президент.

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Актаныш районы зиратында булган хәл өчен район башлыгы Энгель Фәттаховка шелтә белдерде.

Президент мондый хәлләр кабатланмаска тиешлеген әйтте. «Татарстан Республикасы һәрвакыт барлык дин вәкилләренә хөрмәт белән карый торган урын булды һәм хәзер дә шулай. Барлык хакимият органнары үз эшендә шушы принципка тугры булырга бурычлы», — диде.

Искәртеп үтик, октябрьдә Актаныш зиратындагы каберләрнең берсендә хач киселгән. Татарстан Президенты район администрациясе биргән мәгълүматка канәгатьсезлек белдергән, вакыйгага ваемсызлыгы турында әйткән.

«Республикада мондый күренешкә юл куелырга тиеш түгел! Район башлыгы бу вакыйга өчен шәхси җаваплылыкта. Бу хәлне җентекләп тикшерергә, вандализм кылган гаеплеләргә закон буенча җәза бирергә кирәк», — дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Энгель Фәттаховка каберне мәрхүмнең гаиләсе теләгәнчә торгызырга йөкләмә бирде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100