Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөтәм Миңнеханов Горький исемендәге заводны юбилее белән котлады
Тантаналы чара предприятиенең әзер кораблары янында урнашкан цехларның берсендә узды.
(Яшел Үзән, 17 декабрь, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Яшел Үзәндә Горький исемендәге суднолар төзү заводы үзенең 125 еллыгын билгеләп үтте. Предприятие хезмәткәрләрен юбилей белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады.
«Кадерле, хөрмәтле завод хезмәтчәннәре, ветераннар, Оборона министрлыгы вәкилләре, бу искиткеч залда булу һәм сезне 125 еллык юбилеегыз белән котлау зур мәртәбә. Бу — безнең илдә суднолар төзү буенча әйдәп баручы предприятие», — диде ул.
Ул заводның үсеш этаплары төрле булганлыгын һәм, әлбәттә, катлаулы чорлар узуын искәртте. Әмма коллектив, команда һәм РФ Оборона министрлыгы, Югары баш командующий Владимир Путин ярдәме белән заводның илебездә иң үрнәк предприятиеләрнең берсе булуын әйтте.
«Зур үсеш кичергән, банкротлыкка китерергә мөмкин булган базар икътисадына күчкән вакытлар булды, әмма, барлык кыенлыкларга карамастан, коллектив һәм предприятие сакланып калды. Һәм бүген ул мөһим дәүләт заказын үти һәм шул исәптән экспортка эшли», — диде Татарстан Президенты.
Судно төзүчеләрне бәйрәм белән Россия Оборона министры урынбасары Алексей Криворучко һәм илнең Хәрби-Диңгез флоты баш командующие Николай Евменов котлады.
«Сезнең артта әзер сугышчан кораблар тора, предприятие флотка заманча архитектуралы, көчле кораллы искиткеч сугышчан берәмлекләр тапшыра», — диде Николай Евменов.
Рөстәм Миңнеханов заводның берничә хезмәткәренә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бүген заводның иң тырыш хезмәткәрләрен шулай ук РФ Оборона министрлыгы, РФ Транспорт министрлыгы, Хәрби-Диңгез Флоты, «Ак Барс» холдинг компаниясе Мактау грамоталары һәм медальләр, Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз