news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов дүрт яшь татарстанлының Яңа ел теләген үтәячәк

«Теләкләр чыршысы» акциясендә республиканың муниципаль берәмлек башлыклары да катнашты, алар 60 баланың теләген үтәячәк.

Рөстәм Миңнеханов дүрт яшь татарстанлының Яңа ел теләген үтәячәк

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Теләкләр чыршысы» Яңа ел акциясендә катнашты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов дүрт яшь татарстанлының Яңа ел теләген үтәячәк. 13 яшьлек Арслан синтезатор турында хыяллана; 14 яшьлек Гаделгә Президент планшет бүләк итәчәк; 15 яшьлек Роман Яңа елга спорт сумкасы бүләк итүне сораган; 7 яшьлек Егорга исә Президент уенчык машина («Молния Маккуин») тапшырачак.

Чара бүген «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе съезды вакытында узды. Акциядә муниципаль берәмлек башлыклары да катнашты, алар 60 баланың Яңа ел теләген үтәячәк.

Чарада Яңа елга кадәр катнашырга мөмкин. Акциядә офлайн, шулай ук онлайн рәвештә дә (проектның елкажеланий.рф сайты аша) катнашу мөмкинлеге бар.

«Чарада катнашуның мәҗбүри шарты – теләк 2021 елның 28 февраленә кадәр үтәлергә тиеш», - дип өстәде Галимова.

Акция «Минем белән бергә хыяллан» Бөтенроссия хәйрия проекты тарафыннан оештырылган. Аны Россия Президенты Владимир Путин да хуплады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100