Миңнеханов WorldSkills Генераль ассамблеясенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде

WorldSkills генераль ассамблеясе 13 һәм 14 октябрьдә цифрлы форматта узды.

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиядә WorldSkills хәрәкәте үсешенә зур өлеш керткән кайбер эшлеклеләр арасында WorldSkills Генераль ассамблеясенең Мактау грамотасы белән билгеләп үтелде. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

WorldSkills генераль ассамблеясе 13 һәм 14 октябрьдә цифрлы форматта узды. Чарада җитмештән артык ил вәкиле катнашты. Ассамблеяда WorldSkills хәрәкәтенең яңа әгъзаларын (Азәрбайҗан, Кения һәм Үзбәкстан) сәламләделәр. Хәзер инде 85 ил глобаль хәрәкәттә тора.

WorldSkills International җитәкчелеге WorldSkills Russia хәрәкәтенең илкүләм чемпионат финалын дистанцион форматта эшләү һәм уздыру эшен югары бәяләде.

Шулай ук чарада WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатының шактый мирасы турында хисап бирделәр, аның Россиядә һөнәри белем бирү күнекмәләрен һәм системасын үстерүгә нинди этәргеч бирүе турында сөйләделәр.

Генераль ассамблея нәтиҗәләре буенча Россия эшлеклеләре WorldSkills International дан Certificate of Merit Мактау грамоталары белән билгеләп үтелде. Алар хәрәкәтне үстерүгә зур өлеш керткән һәм WorldSkills хәрәкәтен һөнәри әзерлек илкүләм системасына һәм илкүләм проектларга интеграцияләүдә ярдәм иттеләр. Бүләкләнүчеләр арасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та бар иде.