Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Чемезов Яшел Үзәндә POZIS логистик үзәген ачты

Үзәкнең куәте бер үк вакытта 40 мең берәмлеккә кадәр техника сакларга мөмкинлек бирә.

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Яшел Үзәндә POZIS компаниясе базасында зур логистик үзәк ачылды. Объектны ачу POZIS медицина техникасын чыгара башлауга 20 ел тулуга багышланды.

Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Ростех» дәүләт корпорациясе башлыгы Сергей Чемезов, «Технодинамика» холдингы генераль директоры Игорь Насенков һәм POZIS генераль директоры Радик Хәсәнов катнашты, дип хәбәр итте Татарстан Президентының матбугат үзәге.

Үзәкнең куәте бер үк вакытта 40 мең берәмлеккә кадәр техника сакларга мөмкинлек бирә. Объект иң заманча җайланмалар белән җиһазландырылган: автоматлаштырылган линияләр һәм складка идарә итү процесслары кертелгән, логистика агымнары оптимальләштерелгән, бу хезмәт җитештерүчәнлеген 30 процентка арттыра.

«POZIS — гасырдан артык тарихы булган предприятие. Бүген ул — медицина җиһазлары җитештерүче зур компания, үз продукциясен Россиядә һәм чит илләрдә сата. Ростех җитәкчелегенә заводка ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерәсем килә. Элегрәк ил Президенты Владимир Владимирович Путин 2030 елга оборона предприятиеләрендә граждан билгеләнешендәге продукция өлешен 50 процентка кадәр җиткерергә кушты. POZIS бу мәсьәләне хәл итүдә лидерларның берсе булып тора», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Логистик үзәк проекты кыска вакыт эчендә гамәлгә ашырылган. Эшләр 2019 елның көзендә старт алган, ә 2020 елда ук бина төзелеше тәмамланган. 2021 елда объектны җиһазлау тәмамланган. Проектның бәясе 550 млн сумнан артык.

«POZIS — Ростех составында диверсификация лидерларының берсе. Бүгенге көндә гражданнар продукциясе өлеше 50%тан артып китә. Предприятие суыткыч техникасы җитештерә. Продукциянең якынча 20 проценты экспортка чыгарыла. Яңа логистик үзәк булдыру — суыткыч җиһазларын җитештерүне үстерү программасының мөһим өлеше», — диде Ростех башлыгы.

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Чемезов диверсификация программасын үстерү кысаларында POZIS суыткыч техникасының перспективалы үрнәкләре күргәзмәсен карадылар.