news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Минтимер Шәймиев РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда тавыш бирде

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Татарстанның Лаеш районы Матюшино поселогы сайлау участогында тавыш бирде.

Минтимер Шәймиев РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда тавыш бирде
ТР Президенты матбугат хезмәте

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда катнашты. Ул Татарстанның Лаеш районы Матюшино поселогы сайлау участогында тавыш бирде. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Соңгы елларда сайлаулар бик оешкан рәвештә уза, шуңа күрә, иң мөһиме — халык ышаныч күрсәткән депутатлар үзләренең халык алдындагы вәгъдәләрен йөзләренә кызыллык килмәслек итеп үтәргә, матур итеп эшләргә тиешләр. Чөнки депутатлар халык исеменнән хакимияткә киләләр, шуңа күрә үз вәгъдәләрен онытмасыннар. Сайлауларыбызга халык киләчәктә дә тулысынча ышаныч белдерсен өчен бу бик мөһим. Халык алдында ышанычны акларга кирәк», — дип билгеләп үтте Минтимер Шәймиев.

news_right_1
news_right_2
news_bot