news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: «Ростех» – Татарстанның стратегик партнеры

Татарстан Хөкүмәте һәм «Ростех» дәүләт корпорациясенең үзара хезмәттәшлеге мәсьәләләре буенча комиссиянең икенче утырышы узды.

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ», Илгиз Гыйльманов). Яшел Үзәндә Татарстан Хөкүмәте һәм «Ростех» дәүләт корпорациясенең үзара хезмәттәшлеге мәсьәләләре буенча комиссиянең икенче утырышы узды.

«Без күптән «Ростех» җитәкчелеге белән килешеп эшлибез. Ләкин сораулар күп, һәм без махсус комиссия төзү турында килештек. Очрашулар һәр квартал, Мәскәүдә һәм Казанда чиратлашып уздырыла», - диде Рөстәм Миңнеханов.

«Бүген без авиатөзелеш, вертолет төзелеше, POZIS производствосын үстерү, Казан авиация заводын модернизацияләү, дары заводын чимал белән тәэмин итү һәм башка мәсьәләләрне җентекләп карадык», — дип хәбәр итте журналистларга утырыш нәтиҗәләре буенча Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Ул билгеләп үткәнчә, республикада берничә предприятие илнең оборона комплексына эшли.

Бүген хезмәт ресурслары буенча мәсьәлә кискен тора, диде ул.

«Әлеге бурычны хәл итү өчен без махсус уку үзәге төзү турында фикер алышабыз», — диде Татарстан җитәкчесе.

Элегрәк Казан авиация заводында Татарстан Президенты Ростех башлыгы Сергей Чемезов белән башкалада авиация продукцияләре чыгара торган предприятиеләр өчен кадрлар әзерләү буенча уку үзәге төзү турында сөйләште.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100