news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сайлау комиссиясе рәисе Рөстәм Миңнехановка Татарстан Президенты таныклыгын тапшырды

Бүләкләү тантанасы Татарстан Хөкүмәте Йортында узды.

Сайлау комиссиясе рәисе Рөстәм Миңнехановка Татарстан Президенты таныклыгын тапшырды

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев Рөстәм Миңнехановка Татарстан Президенты таныклыгын тапшырды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Элегрәк ТР Үзәк сайлау комиссиясе Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Президенты итеп сайланганлыгын теркәгән иде.

Инаугурация тантанасы 18 сентябрьдә С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында уза. Ул иртәнге сәгать 10да башлана һәм турыдан-туры эфирда трансляцияләнәчәк.

2020 елның 11-13 сентябрендә узган сайлауларда республиканың хәзерге җитәкчесе өчен 1,9 млн сайлаучы тавыш бирде, бу 83,28 процент тавыш тәшкил итә. Яңа президент срогы Рөстәм Миңнеханов карьерасында өченче булачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100