news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин Медведевны, күпьеллык намуслы хезмәте өчен, орден белән бүләкләде

Россия Иминлек Советы Рәисе урынбасары өченче дәрәҗәдәге «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнгән.

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Россия Иминлек Советы Рәисе урынбасары Дмитрий Медведевны III дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләү турындагы указга кул куйган. Документ РФ хокукый мәгълүматының рәсми порталында урнаштырылган.

Документ текстында әйтелгәнчә, Медведев «дәүләт алдындагы казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен» бүләкләнгән.

Элегрәк Россия Иминлек Советы Рәисе урынбасары II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены (2005 елда) һәм I дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены (2015 елда) белән бүләкләнгән иде.

Россиянең элекке президенты һәм Премьер-министры Дмитрий Медведка 14 сентябрьдә 55 яшь тулды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100