news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәүлет Чавушоглу Рөстәм Миңнехановны Президент вазифасына сайлануы белән котлады

Татарстан Республикасы Президенты Төркия лидеры Рәҗәп Эрдоганга Татарстан белән хезмәттәшлеккә игътибары өчен рәхмәт белдерде.

Мәүлет Чавушоглу Рөстәм Миңнехановны Президент вазифасына сайлануы белән  котлады
https://tatarstan.ru

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушоглу белән телефоннан сөйләште, алар хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты. Әңгәмә барышында Чавушоглу Рөстәм Миңнехановны яңа срокка Президент булып сайлануы белән котлады. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Тышкы сәяси ведомство башлыгы Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Президенты вазифасына сайлануы белән котлады. Яклар алга таба хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты һәм ике дәүләт башлыгының төбәкләр дәрәҗәсендә тыгыз элемтәләр урнаштырудагы ролен искәртте», - диде Галимова.

Ул Рөстәм Миңнеханов Төркия Президенты Рәҗәп Эрдоганга республика белән хезмәттәшлеккә игътибары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерергә кушканлыгын әйтте.

Бүген Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Президенты итеп сайланганлыгын теркәде. 2020 елның 11-13 сентябрендә узган сайлауларда республиканың хәзерге җитәкчесе өчен 1,9 млн сайлаучы тавыш бирде, бу 83,28 процент тавыш тәшкил итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100