Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Минзәләдә торгызылган Екатерина күпере буйлап узды
Татарстан Президенты Минзәлә районына эш сәфәре белән килде.
(Казан, 17 август, «Татар-информ»). Бүген Минзәләдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов иҗтимагый киңлекләрне үстерү проекты белән танышты. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«Минзәләнең үзендә Рөстәм Миңнехановка төзекләндерелгән ярны күрсәттеләр, ул тарихи Екатерина күпереннән башлана. Сәфәр вакытында ТР Президенты җирле халык белән аралашты», - дип сөйләде ул.
Республика җитәкчесе башка объектлар арасында яр буенда урнашкан тренажерларны да карады.
Екатерина күпере 1914 елда ул вакытта планлаштырылган тимер юл тармагы өчен төзеләсе була, әмма Беренче бөтендөнья сугышы башлану сәбәпле төзелми кала. Вакытлар узу белән әлеге сәнәгать архитектурасы һәйкәле шәһәр символына әверелә.
Күпер исеме патшабикә Екатерина ІІнең Уфага Пугачев восстаниесеннән соң барырга ниятләгән вакытта Минзәләгә килә алуы турындагы истәлекләр аркасында килеп чыккан.
Екатерина күперен реконструкцияләү проекты 2018 елда Уңайлы шәһәр мохитен булдыру буенча иң яхшы проектларның бөтенроссия конкурсында җиңүче булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз