news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Минзәләдә Җәлил исемендәге паркны реконструкцияләүгә уңай бәя бирде

Шәһәр халкы Татарстан Президентына «Безнең ишегалды» дәүләт программасын гамәлгә ашырган өчен рәхмәт белдерде.

Рөстәм Миңнеханов Минзәләдә Җәлил исемендәге паркны реконструкцияләүгә уңай бәя бирде

(Казан, 17 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Минзәләдә Муса Җәлил исемендәге паркны карап чыкты һәм җирле халык белән аралашты. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Татарстан Президенты парк территориясе буйлап узды, шәһәр халкы белән аралашты. Рөстәм Миңнеханов  җәмәгать киңлекләре, парклар, скверларның кешеләрне җәлеп итү урынына әйләнүен, тормыш белән тулылануын күрү һәрвакыт күңелле икәнлеген искәртте. Халык Президентка «Безнең ишегалды» программасы өчен рәхмәт белдерде», - диде Галимова.

Паркны торгызганда архитекторлар Минзәләнең сәүдәгәрләр һәм һөнәрчеләр шәһәре булу тарихына бик сак карыйлар. Биредә өсте ябулы ярминкә мәйданы булдырылган. Аңа спорт һәм балалар мәйданчыклары белән актив ял итү зонасы һәм төрле чаралар үткәрү өчен үзәк мәйдан тоташа. 

news_right_1
news_right_2
news_bot