Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Татарстан көннәре хөрмәтенә оештырылган гала-концертны ачты

Президент Мәскәү белән Казанны күптәнге һәм ныклы дустанә мөнәсәбәтләр бәйләвен билгеләп үтте.

(Казан, 17 август, “Татар-информ”). Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салу тантаналы чарасында катнашты. Тукайга һәйкәл башкаланың Кече Татар тыкрыгындагы зур булмаган скверда, Татар мәдәни үзәге (Асадуллаев йорты) янәшәсендә урнашкан.

Кичен Татарстан Президенты Татарстан Республикасы Музыка йортында узган сәнгать осталары концертын тамаша кылды. Әлеге концерт Мәскәүдә Татарстан көннәре кысаларында оештырылган иде.

Соңрак, гала-концерт ачылышында чыгыш ясап, Рөстәм Миңнеханов Мәскәү белән Казанны күптәнге һәм ныклы дустанә мөнәсәбәтләр бәйләвен билгеләп үтте.

Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Мәскәүгә килде. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте җиткерә.