news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанда яшәүче татарлар белән очрашты

Үзбәкстанда 300 меңгә якын татар яши – бу республика халкының бер проценты тирәсе.

 Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанда яшәүче татарлар белән очрашты
tatarstan.ru

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Үзбәкстанга эш сәфәре белән килгән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов илнең татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашты. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.

Үзбәкстанда 300 меңгә якын татар яши — бу республика халкының бер проценты тирәсе. Аларның күбесе — 150 меңе Ташкентта, Ташкент өлкәсендә һәм 7,5 меңе Бохарада һәм Бохара өлкәсендә яши. Бу — чит илләрдә иң зур диаспораларның берсе, дип сөйләде Галимова.

«Республика Президенты Үзбәкстанга эш сәфәре кысаларында ватандашлар белән даими рәвештә очрашулар уздыра. Шулай итеп, татар иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре белән 2017, 2018, 2019 елларда очрашулар булды», — дип өстәде Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе.

Рөстәм Миңнеханов республикага кичә килде. Ул «Татарстан-Үзбәкстан» эшлекле форумында катнашты, Премьер-министр Абдулла Арипов һәм Президент Шәүкәт Мирзияев белән очрашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100