Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Ташкентта «TEXNOPARK»та булды
Хәзерге вакытта технопарк территориясендә 10 производство эшли.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ташкентка эш визиты кысаларында «TEXNOPARK» ҖЧҖ эше белән танышты. Дәрәҗәле кунакка җитештерү проценссларрын күрсәттеләр һәм технопаркны үстерү планнары турында сөйләделәр.
«TEXNOPARK» ҖЧҖ югары технологияле, экспортка юнәлтелгән һәм импортны алыштыручы производстволар булдыру буенча бурычларны тормышка ашыруга юнәлдерелгән сәнәгать предприятиеләре төркемен үз эченә ала. Хәзер биредә 5 меңнән артык хезмәткәр эшли.
«Быел ачылачак яңа производстволарны, шулай ук логистик үзәкне исәпкә алып, „TEXNOPARK“ ҖЧҖ Үзәк Азиядә сәнәгать, техник, электрон, төзелеш һәм көнкүреш продукциясен чыгару буенча иң алдынгы һәм перспективалы комплекс булачак», — дип билгеләп үтте ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.
Хәзерге вакытта технопарк территориясендә 10 производство эшли, алар арасында — электрон газ исәпләү приборлары, көнкүреш суыткычлары, лифтлар һәм эскалаторлар, су насослары, сәнәгый кондиционерлар һәм суыту системалары һ.б.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз