news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнехановка йогышлы авырулар хастаханәсенең әзерлек дәрәҗәсе турында хәбәр иттеләр

Татарстан Президенты йогышлы авырулар клиникасының төзелеш мәйданчыгында булды.

Миңнехановка йогышлы авырулар хастаханәсенең әзерлек дәрәҗәсе турында хәбәр иттеләр
Татарстан Президенты матбугат хезмәте

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Казанда йогышлы авырулар хастаханәсенең икенче чиратын төзү график буенча бара. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов төзелеш объектында булды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Президентка объектның әзерлек дәрәҗәсе турында хәбәр иттеләр. Рөстәм Миңнеханов бөтен технологияне, аерым алганда, пациентның хастаханәгә кергәннән алып дәвалануга юллауга кадәр күчерү логистикасының мөһимлеген билгеләп үтте», — диде Лилия Галимова.

Яңа дәвалау корпусы 232 урынга исәпләнгән. Ул 504 урынга кадәр киңәйтү мөмкинлеге булган бокс-палаталардан тора. Хастаханәне 15 августта тапшырырга планлаштыралар.

«Президент эш темпын туктатмау һәм объектны тапшыру вакытына бер атна кала әзер итү бурычын куйды», — дип ачыклык кертте матбугат хезмәте җитәкчесе.

Казанда йогышлы авырулар хастаханәсенең беренче чираты 2006 елда төзелде. Татарстан Президенты икенче чиратны төзү турындагы карар кабул итте.

Яңа корпусның якынча мәйданы 15 мең квадрат метр тәшкил итәчәк. Яңа монолит-кирпеч бинаны заманча югары технологияле медицина җиһазлары, шул исәптән ИВЛ аппаратлары, компьютер томографы, рентгенология һәм эндоскопия аппаратурасы, УЗИ белән җиһазландырырга планлаштыралар.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100