news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстанга эш сәфәренә килде

Визит кысаларында Төрекмәнстан Президенты белән ике яклы очрашу, шулай ук киңәйтелгән составта сөйләшүләр планлаштырылган.

(Казан, 17 май, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстанга эш сәфәренә килде. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ашхабад халыкара аэропортында Рөстәм Миңнехановны Хөкүмәт Рәисе урынбасары Сәрдәр Бердымөхәммәдов каршы алды.

Визит кысаларында Төрекмәнстан Президенты белән ике яклы очрашу, шулай ук киңәйтелгән составта сөйләшүләр планлаштырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot