news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Президенты белән очрашып сөйләште

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, ике ил Президентлары арасындагы дустанә мөнәсәбәтләр төбәкләр дәрәҗәсендә тыгыз элемтәне сакларга ярдәм итә.

Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Президенты белән очрашып сөйләште
https://tatarstan.ru

(Казан, 17 май, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстанга сәфәре вакытында әлеге илнең лидеры Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашты. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Төрекмәнстан Президентына мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов тагын бер тапкыр сәясәтченең әтисе — Мяликгулы Бердымөхәммәдовның вафат булуына бәйле рәвештә кайгы уртаклашу белдерде. «Әтиегезнең вафат булуына бәйле рәвештә зур кайгыгызны уртаклашам. Ул үз иленең чын патриоты иде», — дип искәртте ТР Президенты.

«Дуслык авырлык килгәндә сынала, диләр. Сезнең ярдәмне һәрвакыт тоябыз», — диде Төрекмәнстан Президенты.

Бердымөхәммәдов Россия Федерациясе һәм Төрекмәнстанның стратегик партнерлыгында Татарстанның аерым урын алып торуын искәртте. Ул шулай ук Казанда Төрекмәнстан делегациясен җылы кабул иткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Әлеге илнең делегациясе Татарстан башкаласына Евразия Хөкүмәтара советы чараларында катнашу өчен килгән иде.

Үз чиратында, Миңнеханов билгеләп үткәнчә, ике ил Президентлары арасындагы дустанә мөнәсәбәтләр төбәкләр дәрәҗәсендә тыгыз элемтәне сакларга ярдәм итә. «Безгә барлык юнәлешләр буенча да эшләү мөмкинлеге тудырылганы өчен Владимир Владимировичка (Россия Президенты Владимир Путин — Т-и иск.) һәм сезгә рәхмәт әйтәсем килә», — дип искәртте ул.

Моннан тыш, яклар икътисади һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча эшче төркем эшчәнлегенең мөһимлеген аерым билгеләп үтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100