news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Путинга барлык инвестиция программалары вакытында башкарылуын әйтте

Бүген республика Президенты «ТАНЕКО»да ике яңа җайланманы эшләтеп җибәрүдә катнашты.

Миңнеханов Путинга барлык инвестиция программалары вакытында башкарылуын әйтте
tatarstan.ru

(Казан, 17 апрель, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Татарстан барлык инвестицион программаларны вакытында тормышка ашырырга әзер. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинга төбәкләрдә медицина учреждениеләре  һәм койка-урыннарның әзерлеге турындагы киңәшмәдә хәбәр итте.

«Бүген мин Түбән Камага бардым, ике эре предприятиедә — «Түбән Кама нефтехимиясе»ндә һәм «ТАНЕКО» да булдым. Алар штат режимында эшли. Хезмәт коллективларының барлык иминлек мәсьәләләре дә үтәлә. Барлык инвестиция программалары да үз вакытында гамәлгә ашырыла», - диде Татарстан Президенты.

Аның сүзләренә караганда, бүген «ТАНЕКО» да ике яңа җайланманы эшләтеп җибәргәннәр. Шул ук вакытта төзелеш комплексы эше барлык саклык чараларын тәэмин итеп оештырылган.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк «Татар-информ» Рөстәм Миңнехановның «ТАНЕКО»да дизель ягулыгы һәм бензин компонентларын чыгару буенча линияне эшләтеп җибәрүен хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot