news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
ТР Президенты исеменә “Ак Барс” командасының җиңүе уңаеннан котлаулар килү дәвам итә
РФ Спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министрлыгы исеменнән Виталий Мутко “Ак Барс” командасының беренче Гагарин Кубогын яулавы белән котлады
Скопировать ссылку
(Казан, 17 апрель, “Татар–информ”). Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев исеменә “Ак Барс” командасының җиңүе уңаеннан котлаулар килү дәвам итә, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
Россия Федерациясе Спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министрлыгы исеменнән Виталий Мутко “Ак Барс” командасының Континенталь хоккей лигасы тарихында беренче Гагарин Кубогын яулавы белән котлады. “Казан клубының искиткеч җиңүе Казанның Россиянең спорт башкалаларыннан берсе булуын тагын бер мәртәбә раслады”, – диелә телеграммада.
Дәүләт Думасының мәгълүмати сәясәт, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә комитеты рәисе урынбасары Ильяс Мөслимов үзенең котлавында болай дип билгеләп үтә: “Безнең рухи Ватаныбыз, Татарстан мәркәзе – Казанның Россиянең спорт башкаласына әверелүе куанычлы хәл. “Уникс”, “КАМАЗ–мастер”ның җиңүе шуны ачык раслый. Казанның 2013 елгы Бөтендөнья универсиадасын үткәрү хокукы өчен көрәштә җиңүе турында да әйтми калырга ярамый. Ә россиялеләрнең иң яраткан һәм популяр ике спорт төре – футбол һәм хоккейда –Татарстанның “Рубин” һәм “Ак Барс” командалары нибары ярты ел эчендә тәүге тапкыр икесе бергә илдә иң яхшы клублар булып танылды”.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot