news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда «Бердәм Россия» партиясе Профсоюзлар федерациясе белән килешү төзеде

Татарстан профсоюзлары һәм «Бердәм Россия» партиясе арасында килешү гражданнарның хокукларын яклауга һәм тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән.

(Казан, 17 март, «Татар-информ», Артур Казанцев). Бүген Казанда, Игенчеләр сараенда «Бердәм Россия» бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге һәм Татарстан Профсоюзлар федерациясе арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Документка ТР Дәүләт Советы Рәисе, партиянең Татарстан бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичева имза куйды.

«Узган ел катлаулы булды һәм ул бары тик бердәм булып, уйлап эшләп, барлык якларның мәнфәгатен үтәп кенә эчке һәм тышкы кыенлыкларга каршы торып булуны күрсәтте. Җайга салынган эш нәтиҗәсендә коронавирус белән авыру очраклары кискен артуга юл куелмады, Татарстанда икътисади һәм эшмәкәрлек активлыгын, шулай ук хезмәт коллективларындагы уңай хәл саклап калынды», — диде Кузьмичева.

Ул яңа килешү оешма алдына социаль-хезмәт партнерлыгын үстерү, хезмәт хакын вакытында түләү, иминият взносларын түләү һәм яшьләр хәрәкәтен үстерү бурычын куя, дип өстәде.

«Практика күрсәткәнчә, бары тик килешүле хезмәттәшлек һәм социаль диалог кына нигезсез һәм уйланылмаган карар кабул итмәскә мөмкинлек бирә», — дип йомгак ясады Елена Кузьмичева.

«Безнең бурыч — республиканың хезмәт коллективларына һәм бөтен халкына хезмәт итү. Сезнең белән килешү төзеп, без бу мәсьәләләрне бергәләп хәл итәчәкбез, алар бар, шуннан башка булмый да. Тормыш бер урында гына тормый, без Татарстанның профсоюз оешмалары һәм предприятиеләре белән бергә алга таба да хезмәттәшлек итәргә, очрашырга һәм борчыган сорауларга җавап бирергә телибез», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

ТР Профсоюзлар федерациясендә 4 996 башлангыч профсоюз оешмасы бар. Республикада яшәүче 775 меңнән артык эшләүче һәм укучы кеше профсоюз әгъзасы булып тора. Бүгенге көндә федерация 260 меңнән артык яшь кешене берләштерә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100