news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда мәктәп каникулларын 19 марттан башларга кушты

Татарстанда 15 апрельгә кадәр махсус санитар-эпидемиологик режим кертелде, ул массакүләм чараларны күчерүне күздә тота.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда мәктәп каникулларын 19 марттан башларга кушты
архив/Владимир Васильев

(Казан, 17 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мәктәп каникуллары вакытын коронавирус таралу куркынычы янау сәбәпле бер атнага алгарак күчерергә кушты. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Татарстан Республикасы Президенты йөкләмәсе буенча мәктәп каникуллары башлану вакыты күчерелде. Алар 19 марттан башлана. Шулай ук республика Президенты мәктәп каникулларын озайтырга кирәк булган очракта, Казан шәһәрендә дистанцион белем бирү мәсьәләсе буенча эшләргә кушты», — диде Галимова.

Республикада 15 апрельгә кадәр махсус санитар-эпидемиологик режим кертелде, ул массакүләм чараларны күчерүне күздә тота.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100